19 октябрь, 2019 ел. Кама Тамагы районында 27 фатирлы йортны тантаналы рәвештә тапшыру булды. Профсоюз урамы адресы буенча урнашкан яңа төзелеш ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән һәм арендалы торак программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы ачып җибәрде, яңа йортта яшәүчеләрне котлады һәм яңа объектны төзүдә һәм тапшыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде.
Тантаналы чарада Дәүләт торак фонды вәкиле Демидов Игорь Юрьевич, Хәбибуллин Миндамир Валиулла улы – подрядчы вәкиле, Сергеев Дамир Владимирович – «Безнең йорт» идарәче компаниясе директоры, яңа йортка күчүчеләр һәм яңа фатир хуҗаларының туганнары катнашты.
Аннан соң халык инструктаж үтте һәм фатир ачкычлары алды.
Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, газ плитәләре, янгын сүндерү датчиклары белән җиһазландырылган. Яңа төзелештә фатирларны аерым җылыту каралган. Объект Интернет, IP-телефон һәм телевидение челтәрләренә тоташтырылган.