Район башлыгының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 19 октябре, шимбә

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Юллар - ул район һәм төбәк тормышының тотрыклы эшләвен тәэмин итүче җеп, икътисад үсеше аларның торышына бәйле. Шуңа күрә районда ел саен агымдагы юл ремонты үткәрелә, яңа юллар төзелә. Югары профессиональлек, хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык сезгә бүгенге көндә, иртәгә, киләчәккә куелган барлык планнарыгызны да лаеклы үтәргә ярдәм итәр, дип ышанам.

Яхшы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, сезгә һәм гаиләләрегезгә киләчәктә дә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Хөрмәт белән, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International