Хәзерге вакытта «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының өченче сезоны игълан ителде.
Конкурска Россиянең 55 яшькә кадәрге, идарә итү тәҗрибәсе булган теләсә кайсы гражданы мөрәҗәгать итә ала. Проектны тормышка ашыру барышында катнашучылар биремнәрне үтәячәк һәм компетенцияләргә комплекслы бәя бирәчәк.
Финалистлар 1 млн сумлык грантлар алачак, аларны алга таба укыту өчен куллана алачаклар. Җиңүчеләрне эре компанияләрнең топ-менеджерларыннан һәм илнең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләреннән 1 ел шәхси карьера консультациясе көтә. Конкурс буенча теркәлү һәм кирәкле мәгълүмат Россия лидерлары сайтында урнаштырылган. Гаризаны 27 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Конкурста катнашырга теләүчеләр турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль планлаштыру бүлегенә 8 (84377) 2-15-51телефон аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.