Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы «Россия-Мәдәният» федераль телеканалы белән берлектә Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.
Фильмның премьерасы бу якшәмбедә, 10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Мәдәният» телеканалында булачак.