«Кама таңнары» ял итүчеләр өчен район туган якны өйрәнү музеенда «Рус өе» («Русская изба») лекциясе очрашуда катнашучыларга 19-20 нче гасырларда авыл йортының ничек җиһазлануын белү мөмкинлеге бирде.
«Рус өе» музей экспозициясенең һәр экспонатының үз тарихы, кабатланмас матурлыгы бар. Гадәтәгечә рус йортының эчке бизәлеше гади һәм уңайлы: өстәл, урындыклар, сандыклар - өйдә барысы да үз куллары белән, җентекләп һәм яратып эшләнгән. Узган гасыр башындагы агач коляска, аяк киеме һәм киемнәре чарада катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.