Татарстан Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ай саен акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

РПФ җитәкчесе И. И. Гыйльметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International