«Вересень» халык хоры һәм Кама Тамагы муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) советы рәисләрен тантаналы бүләкләү

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 2 декабрендә район мәдәният йортында «Ак чәчәк» хәйрия акциясе кысаларында хәйрия концерты узды.

Чараның тантаналы өлешендә «Вересень» халык хорын бүләкләү һәм иҗат коллективының юбилее белән котлау булды. Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы республика советының Мактау грамотасы һәм аның Рәисе Иштиряков Хәбир Газиз улы исеменнән музыкаль инструмент (балалайка) алуга сертификат белән коллектив җитәкчесе Сорокин Петр бүләкләнде.

Бүләкләрне тапшыру тантанасында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты. Ул коллективны һәм авыл халкын әлеге истәлекле дата белән котлады.

Олы Кариле авыл җирлегенең ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Гатин Ирек Гаяз улы һәм Иске Казиле авыл җирлегенең ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәлилова Фатыйма Гарифулла кызы «Татарстан Республикасының ветераннар хәрәкәтендә күрсәткән хезмәтләре өчен» мактау билгесе белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International