«Кадрлар резервы» республика яшьләр проекты 2009 елдан бирле Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.
«Кадрлар резервы» - Татарстан Республикасы яшьләренең үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыручы, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыручы һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итүче озак вакытка исәпләнгән үсеш программасы ул.
Проектта ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче барлык социаль-демографик төркемнәр вәкилләре катнаша.
Проектта ун ел дәвамында 12500 дән артык кеше катнашты. Барлыгы 2100гә якын кеше укытылган, шуларның 200 дән артыгы Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылган, 260дан артык катнашучы һәм проект финалистларының сәнәгать һәм коммерция секторлары предприятиеләренә эшкә урнаштырылган. 60 тан артык проект тормышка ашырылды, 2320дән артык социаль акция тормышка ашырылды, 340-дан артык интерактив-белем бирү чарасы үткәрелде.
Сайлап алу этабында катнашу өчен гаризалар 2019 елның 20 декабренә кадәр Проектның электрон сайтында кабул ителә http://rezervrt.ru/.
2020 елда Кадрлар резервы түбәндәге юнәлешләр буенча узачак: цифрлаштыру, коммерциячел булмаган оешмалар үсеше, эшмәкәрлек һәм яшьләр өчен социаль сервислар.