2019 елның 2 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
«Туган як/туган як» Бөтенроссия форумына әзерлек барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы чыгыш ясады.
Хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау буенча компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру турында Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы Гыйльметдинов Илмир Илдус улы чыгыш ясады.
2020 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу компаниясе (атна нәтиҗәләре) турында «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы Кама Тамагы почтамты идарәсе начальнигы Мингалиев Илнур Альберт улы сөйләде.
Муниципаль район җирлекләрендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре турында Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Головин чыгыш ясады.
Галимов Рамил Ирек улы - Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары торак пунктларда төзекләндерү проектлары буенча сөйләде.
Гражданнарның үзара салым җыю буенча торак пунктларда гражданнар җыеннарына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Авыл җирлекләренең торак пунктларында каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгаруны оештыру турында ККК җыю буенча региональ оператор вәкиле Хәлилов Руслан Рөстәм улы сөйләде.