Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең урта сыйныф укучылары өчен Билгесез герой көненә багышланган музей дәресе узды.
Балалар бу истәлекле көннең кайчан һәм нинди закон актлары белән билгеләнүен белделәр. Бүген без Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы геройларын искә алабыз. Бу дата Россия сугышчыларын да онытмаска чакыра. Алар буыннан-буынга күчеп, кадер-хөрмәттә яшәгән кешеләр хәтерендә яши.