Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Кама Тамагы муниципаль районының барлык китапханәләрендә мәгълүмати эш үткәрелде

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Кама Тамагы муниципаль районының барлык китапханәләрендә бу датага багышлап китап күргәзмәләре, мәгълүмати стендлар, мәгълүмат өстәлләре рәсмиләштерелде.

Укучыларга коррупциягә каршы дәүләт сәясәте, коррупциягә каршы көрәш чаралары турында, коррупциячел җинаятьләр өчен җаваплылык турында, шулай ук җәмгыятьтә хокук саклау тормышының кирәклеге һәм коррупциягә карата түземсезлек турында материаллар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International