Кама Тамагы муниципаль районы Уставының 15 статьясы нигезендә, 2019 елның 9 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында район Башлыгы урынбасары Г.А. Габидуллин рәислегендә 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына муниципаль район бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Тыңлауларда район предприятиеләре, оешмалары, муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
«Кама Тамагы муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджеты проекты турында» доклад белән муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ногманова Марина Александровна чыгыш ясады.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, гамәлдәге законнар һәм муниципаль район Уставы нигезендә, Советның чираттагы утырышында Кама Тамагы муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына әзерләнгән бюджеты проектын карарга тәкъдим итү турында карар кабул ителде.