2019 елның 7 декабрендә Куйбышев Затон штп Кама Тамагы муниципаль районында «Туган Як/Родной край» Бөтенроссия форумы кысаларында Стратегик сессия узды. Чарада бизнес, хакимият органнары һәм район җирлекләренең актив халкы вәкилләре, шулай ук чакырылган экспертлар катнашты, алар Россиянең төрле төбәкләрендә авыл бизнесының уңышлы үсеше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Спикерлар стратегик сессия кысаларында эшләнгән проектларга үз бәяләрен һәм тәкъдимнәрен бирделәр. Катнашучылар спикерлар белән диалог режимында аралаша һәм үзләрен борчыган сорауларга җаваплар ала алдылар.