Кама Тамагы муниципаль районында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Ел саен 9 декабрьдә Россиядә 2003 елның 31 октябрендә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кысаларында Кама Тамагы районында чаралар планы эшләнде.

Укучыларга коррупциягә каршы белем бирүне камилләштерү, аларда коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү, яшь буында коррупциягә карата түзеп торучанлыкны формалаштыру максатыннан мәгариф учреждениеләрендә 9-11 сыйныф укучылары белән очрашулар үткәрелде. 5 декабрьдә Татар урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары прокурор урынбасары Каюмов И.Н. белән очраштылар, ә 6 декабрьдә шундый ук очрашулар Кама Тамагы һәм Рудник, Затон урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә узды. Барлык әңгәмәләр түгәрәк өстәл форматында үткәрелде, анда укучылар актив рәвештә коррупциягә каршы тематикага фикер алыштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

4 декабрь көнне Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде, «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы коллективлары, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән коррупциягә каршы тематикага әңгәмәләр үткәрелде.

Декабрь башында район китапханәләрендә коррупциягә каршы тематикага әдәби күргәзмәләр оештырылды, алар белән белем бирү учреждениеләре укучылары да, район халкы да танышты.

Район укучылары Коррупциягә каршы юнәлешле «Коррупциягә - юк!». Конкурсның муниципаль этабына 40 конкурс эше тәкъдим ителгән иде, бу безнең район мәктәпләре укучыларының рәсемнәре, коллажлары, аппликацияләре, плакатлары.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча «Ышаныч телефоны» эшли. Ышаныч телефонына кергән барлык хәбәрләр «Кайнар линия» журналында теркәлә. Моннан тыш, район территориясендә «Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен» 3 махсус ящик урнаштырылган, алар айга 2 тапкыр тикшерелә. 8 декабрьгә булган соңгы тикшерү нәтиҗәләре буенча, коррупцион юнәлештәге хәбәрләр булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International