Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ФДКУ тарафыннан оештырылган вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

2019 елның 5 декабрендә район мәдәният йортында «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә Кама Тамагы муниципаль районының 8 оешмасы: «Куйбышев исем. РБФ» ЯАҖ «Гипс компаниясе» ҖЧҖ, «Кедр сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАСУ, «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАСУ, «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Буртасы агрофирмасы» ҖЧҖ, «Камская агрофирмасы» ҖЧҖ, «Тәмте» агрофирмасы» ҖЧҖ катнашты.

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: судно такелажнигы, тау эшчесе, технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча инженер, маркшейдер, йөк төяү-бушату эшләрендә комплекслы бригада механизаторы, табиб-офтальмолог, табиб-дерматолог, фельдшер, психолог, мөхәррир, техник, хисапчы, бар җайланмасы машинисты, кабельче-спайщик, ветеринария табибы, механизатор, сыер савучы, машина йөртүче, пешекче, сатучы һәм башкалар.

Вакансияләр ярминкәсенә 32 кеше килгән, шул исәптән ике мөмкинлекләре чикләнгән кеше.  Ярминкәгә килгән барлык кешеләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләренең бушлай консультацияләрен ала, эш бирүчеләр белән очраша алдылар. Шулай ук аларга «Работа в России» порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International