Безнең спортчылар Тәтеш муниципаль районының Спорт туризмы буенча беренчелегендә бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

2019 елның 7 декабрендә Тәтеш шәһәрендә Спорт туризмы буенча Тәтеш муниципаль районы Беренчелеге булып узды, анда тренер Егоров Николай Иванович җитәкчелегендә Кама Тамагы районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Безнең спортчылар 9 медаль яулап, яхшы нәтиҗә күрсәттеләр: иң яшь Устименко Владислав - 1, Жидяевский Ярослав - 3, Сергеева Дарина - 1, Исмагилова Рузанна - 2, Гобәйдуллина Диләрә 3 урынны яулады.

Өлкән яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында Павел Агибалов - 2, Скачкова Дарья - 1, Гильфанов Искәндәр - 3 урын һәм Кошелева Виктория -2 урын яуладылар.  

Спортчыларыбызны бу уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International