Галиуллин Данияр - «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышлары призеры

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

7-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәре бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының 4 финал туры узды.

Ярышларда республиканың 19 районыннан 250дән артык иң көчле яшь бадминтончы катнашты. Безнең районнан әлеге турнирга 10 спортчы сайлап алынды: Завьялов Семен, Үзбәкова Лиана, Мухамадиярова Айзилә, Миңнегалиева Ангелина, Миргазизов Инсаф, Уфандеева Милена, Галиуллин Данияр, Төхвәтуллин Шамил, Сорокин Ярослав һәм Галиуллин Эмиль.

Турнирда иң яхшысы итеп Галиуллин Данияр чыгыш ясады, ул ике разрядта - парлы һәм парлы катнаш разрядта призер булды.

Әлеге турнир йомгаклау туры булды, Галиуллин Данияр гомуми зачетта - 2, парлы катнаш разрядта - 3 урынны алды. Призлы урыннар өчен Даниярга спорт инвентаре алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Спортчыны котлыйбыз, ә калганнарына һөнәри үсеш һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International