11 декабрьдә Балтач авылы мәдәният йортында умартачылар киңәшмәсе булып узды. Анда «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры Фәиз Нурмөхәммәт улы Динмөхәммәтов, «Татарстан умартачылары» РОО рәисе Шәүкәт Нуриәхмәт улы Хәйруллин, «Татарстан умартачылары» РОО юридик бүлеге җитәкчесе Андреев Алексей Владиленович, ПМО начальнигы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, умартачылар катнашты.
Фәиз Динмөхәммәтов катнашучыларны республикада умартачылыкның торышы белән таныштырды. Бөтен дөньяда бал кортлары санының рекордлы кимүе билгеләп үтелде. Ел саен хәл начарлана бара. Бал кортлары үлә, бу җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә ул бал кортлары травмаларына каршы көрәш мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Шәүкәт Хәйруллин мисалларда кортлар күпләп һәлак булу, кортлардан агулану сәбәпләре турында сөйләде, Алексей Андреев зыянны каплау юлларын аңлатты, умартачылык буенча законнарга тукталды, проблеманың юридик аспектларын ачты. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Госман Камалиев районда умартачылыкның торышы белән таныштырды. Районда 3 умарталык, умартачылык белән шөгыльләнүче 1 КФХ эшли. Ул район авыл хуҗалыгы формированиеләренә, кортларның агулануын булдырмас өчен, чәчү мәйданнары структурасын үзгәртергә киңәш итте. РДВО ветеринария табибы Владимир Россиев «Меркурий» программасы, умарта кортлары авырулары белән таныштырды, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Равил Дәминов кече хуҗалыкларга ярдәм итү программалары турында сөйләде: «Агростартап», «Гаилә фермасы», «Яшь ферма», умартачылык буенча субсидияләр турында аңлатты.
Балтач авылыннан Сәет Имаметдин улы Мөхәмәдуллин районның баш умартачысы итеп бертавыштан сайланды.
Районның иң актив умартачылары «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ Мактау грамоталары белән бүләкләнде.