Салымнарны билгеләнгән срокларда түләргә кирәк

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү срогы чыкты.

Түләүчеләргә-салым түләүләрен вакытында түләмәгән физик затларга мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла.

Салым органы салым түләү срогы чыкканнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча физик затта недоимканы ачыклау турында документ төзи һәм салым, җыю, пеня, штраф, процент түләү таләпләрен аңа җибәрә.

Бу очракта салым түләнмәсә, суд боерыклары яки башкарма кәгазьләре суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.

Суд пристав-башкаручылары бурычлының акчалары хисабына салым түләттерәләр, милекне арестлыйлар, теркәү эшләрен тыюны билгелиләр, Россиядән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында карарлар кабул итәләр. Түләмәүчегә шулай ук бурычның җиде проценты, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә башкарма җыем суммасын түләргә туры киләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бурыч суммасы 25 мең сумнан артмый икән, салым органы салым түләүчегә хезмәт хакын, пенсия яки бурычларны түләү өчен стипендия түләтүче эш бирүчегә бурычны түләтү буенча башкарма документларны җибәрергә хокуклы.

Моннан тыш, бурычлы кешеләргә тәэсир итү чарасы буларак, РФ Салым кодексының 75 статьясы нигезендә салым түләү бурычын үтәү срогы чыккан һәр көн өчен РФ Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнә.

Салым органнары әҗәтләрне мәҗбүри түләттерү чараларын күрүне көтмичә генә милек салымнарын түләргә киңәш итә!

Салымнар буенча бурычлар килеп чыгу көтелмәгән хәл булмасын өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интерактив сервисыннан файдалану да җитә. Әлеге сервис ярдәмендә бурыч суммасын күреп кенә калмыйча, аның каян барлыкка килүен дә ачыкларга мөмкин. Шунда ук бурычны онлайн-режимда түләргә яки түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы банк аша бастырырга мөмкин.

Бурыч турында мәгълүмат Дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталында, шулай ук суд приставлары федераль хезмәте сайтында бар.

Әгәр гражданин бурыч белән килешмәсә, ул салым органы белән салым буенча исәп-хисапларны чагыштырып, исәпкә кую урыны буенча салым органына язмача запрос белән мөрәҗәгать итеп, чагыштыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International