Кама Тамагында Россия Федерациясе Конституциясе көнендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру узды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, тантаналы шартларда, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашында Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру булды.

Россия Федерациясе паспорты - 14 яшькә җиткән һәм Россия территориясендә яшәүче барлык гражданнарның шәхесен таныклаучы төп һәм иң мөһим документ.

Районда һәр гражданин язмышында бу истәлекле вакыйга гадәттәгечә тантаналы һәм бәйрәм шартларында үткәрелә. Россия Федерациясе гражданинының шәхесен таныклаучы төп дәүләт документына бүген 5 укучы ия булды.

Егетләр һәм кызларны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, «Кама Тамагы» полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы Роза Салих кызы Хисамова, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ләйлә Мөнир кызы Зәйнуллина, ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Алексеевич Юманов котладылар.

Район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы балаларны паспорт алу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, паспорт алу - олы тормышка беренче җитди адым, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International