12 декабрь көнне Акчарлак спорт комплексы һәм Кама Тамагы урта мәктәбе базасында волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Ярышларда Кама Тамагы урта мәктәбеннән, Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән, В.П. Муравьев исем. Затон урта мәктәбеннән, Тәмте урта мәктәбеннән, Рудник урта мәктәбеннән, Олы Кариле урта мәктәбеннән һәм кадет интернат-мәктәбеннән 13 кызлар һәм егетләр командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
Егетләр командалары арасында :
1 урын - Олы Кариле урта мәктәбе,ул шулай ук МБУ урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы ,тренер Нуруллин И. М.;
2 урын - Кама Тамагы урта мәктәбе;
3 урын - Кама Тамагы татар мәктәбе.
Кызлар командалары арасында:
1 урын - В. П. Муравьев исем. Затон урта мәктәбе;
2 урын - Олы Кариле урта мәктәбе;
3 урын - Кама Тамагы урта мәктәбе, тренер Степанов В.В.
Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз, чарада катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерәбез.