Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары "ТНВ"да "Тамчы-шоу" интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 елның 8 декабрендә татар мәктәбе укучылары "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу телевикторинасында катнашып, 1 нче урынны яуладылар. Кама Тамагы командасы составына Хисамова Азалия, Биктимирова Илүзә, Сабитов Равил керде.

«Тамчы шоу» - ул мәктәп яшендәге балалар өчен мәктәп фәннәреннән белемнәрдә ярышучы интеллектуаль-күңел ачу уены. Программада 3әр укучы һәм эксперт ике команда катнаша.  Шоуда 6-8 нче сыйныф укучылары география, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияте һәм тарихы өлкәсендә үзләренең белемнәре белән балкырга тиешләр. Алар шулай ук «Видеотабышмак» конкурсында видеозагадка чишәргә һәм студиядә татар халык гореф-гадәтләрен күрсәтергә тиешләр. ТНВ эфирга чыгу вакыты: җомга -15:15, якшәмбе-9: 45сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International