Рудник мәктәбе "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабында 2 урынны яулады

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Апаста ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы узды, анда Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты һәм 2 урынны яулады. Аннары мәктәп республика конкурсы финалында Кама Тамагы районы данын яклаячак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өченче ел рәттән ата-аналар комитетлары арасында бәйге үткәрә. Ул белем бирү оешмаларының һәм ата-ана комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International