Бүген, 2019 елның 16 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды. Анда Хәмидуллин Вилдан Усман улы - коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының ярдәмчесе тәкъдим ителгән.