Тәмте авыл китапханәсендә Тәмте урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен «Атакай Наум – акылга утырт» танып – белү-уен сәгате узды.
Балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр: борынгы мәктәптә ничек укыганнар, кемгә мәктәпкә йөрергә яраган, әлифба нинди булган, нинди дәресләр укыганнар. Аннан соң «Әлифба белгечләре», «Мәкаль җыю», «Язучылар», «Грамотейлар» һ.б. сынаулардан торган грамматик сәләтләрне ачыклау буенча конкурс үткәрделәр.
Чара күңелле, кызыклы һәм нәтиҗәле үтте.