14 декабрь көнне Акчарлак мәдәният йортында 2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында Кыш Бабай призына мини-футбол буенча районара турнир узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр шундый:
1 урын - Буа шәһәренең «Батыр» командасы;
2 урын – «Кама 1» - МБУ спорт мәктәбе командасы (2009-2010);
3 урын – «Кама 2» -МБУ спорт мәктәбе командасы (2010-2011);
4 урын - Тәтеш командасы.
Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз.