Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында «Минем Ватаным-Татарстан» дигән рәсем конкурсы уздырылган.
Әлеге конкурсның төп максаты булып балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм туган як турында белемнәрне системага салу тора.
Конкурста Благодерова Виктория «Ватанымның күренекле кешеләре» номинациясендә катнашты, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында призлы III урынны яулады.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм диплом тапшырылды. Иң яхшы эшләр 2020 елга истәлекле календарьда урнаштырылган.
Мәкалә авторы Гөлназ Хөснетдинова, фото авторы Венера Хәсәнова