Кышкы бәйрәмнәр һәм Яңа ел каникуллары алдыннан Затон поселогы китапханәсендә «Кышкы могҗизалар» дигән яңа ел остаханәсе ачылды.
Балалар танып-белү әңгәмәсе белән Яңа елның искиткеч атмосферасына чумдылар. Очрашу кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр уку, табышмакларга җавап бирү белән үрелеп барды. «Тычкан елын каршылыйбыз» дигән китап күргәзмәсе балаларда зур кызыксыну уятты.
Чара кар бөртекләре һәм Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.