Бүген, 2019 елның 19 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIV съездында катнаша.
Делегация составына Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, район Башлыгы урынбасары Газинур Әхәт улы Габидуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы, район муниципаль берәмлекләре башлыклары керде.
Съездда муниципаль берәмлекләр советы узган елгы эш турында хисап бирәчәк. Анда Советның республика муниципаль җәмәгатьчелеге белән уртак эшчәнлегенең барлык нәтиҗәләре чагылдырыла.
Съезд эшендә ел саен 1,3 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 956сы делегатлар. Съезд делегатлары-Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре башлыклары, муниципаль район башлыклары урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары ветераннары, территориаль иҗтимагый үзидарә, якташлар, төп конфессияләр, иҗтимагый берләшмәләр, ММЧ вәкилләре.