Иң көтеп алган бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Матур итеп бизәлгән күргәзмәләр район китапханәләрендә китап укучыларны каршы ала.
Китап укучыларга әкияти тарихлар дөньясына чумарга, үз куллары белән искиткеч яңа ел сувенирлары, карнавал костюмнары әзерләргә, шулай ук астрологик фаразны белергә һәм 2020 ел символы – ак металл күсе алу өчен бәйрәм өстәленә нәрсә куярга тәкъдим ителә. Шулай ук укучылар Яңа елны дөньяның төрле илләрендә каршылау традицияләре һәм гореф-гадәтләре, чыршылар һәм биналарны бизәү идеяләре, үз иҗатында әлеге күңелле Яңа ел бәйрәмен чагылдырган бөек язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләре белән таныша алачаклар.