Бүген, 2019 елның 19 декабрендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы бинасында гражданнар кабул ителде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Гыйләҗев Тимур Рөстәм улы Кама Тамагы районында гражданнарны кабул итте. Җаббаров Әмир Әнвәр улы - Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының өлкән белгече (Идел Аръягы территориаль идарәсе) гражданнарны кабул иттүдә катнашты.
Карамалка елгасы үзәнен тирәнәйтү, елга экосистемасын торгызу һәм чишмәләрне чистарту, Кече Карамалы авылында янгын куркынычсызлыгы һәм халык ихтыяҗлары өчен кирәк булган күлне торгызу мәсьәләләре буенча барлыгы 4 мөрәҗәгать каралды.