Бәйрәм алды, бәйрәм көннәрендә халыкның кәефен күтәрү, район үзәге территориясен төзекләндерү, аның визуаль җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен Кама Тамагы районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов Яңа ел конкурсы турында игълан итте.
Барлык теләүчеләр: предприятие, оешмалар, һәм барлык милек формасындагы учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук күпфатирлы йортларда һәм шәхси йортларда инициативалы яшәүчеләр чакырыла.
Кар скульптуралары һәм территория һәм фасадларның матур бизәлеше дә бәяләнәчәк.
Наил Альбертович Кама Тамагы халкын иҗади активлык күрсәтергә һәм хезмәт коллективлары, гаиләләр һәм балалар белән бергә үз территорияләрен Яңа елга бизәүгә керешергә чакырды: «Мин ике номинациядә - барлык милек рәвешендәге оешмалар һәм район халкы арасында Яңа елга иң яхшы бизәү конкурсын игълан итәм. Беренче урыннарны алган җиңүчеләр - 10 мең сум, икенче - 5әр мең һәм өченче урыннарны 2шәр мең сум алачак».
Район Башлыгы район үзәгендәге оешмаларның һәм йорт яны территорияләренең яңа ел алды бизәлешен шәхсән үзе бәяләячәк. Нәтиҗәләр 2019 елның 27-28 декабрендә ясалачак. Район Башлыгы призларны 31 декабрьдә 21.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге паркта узган Яңа ел чыршысында шәхсән үзе тапшырырга планлаштыра.
Бәлки, нәкъ менә Сез район Башлыгы призын алырсыз!