Муниципаль район Башлыгы Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән очрашты

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген, 2019 елның 20 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең Аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Яруллин Галимулла Кәрибулла улы - Кама Тамагы мөхтәсибәте мөхтәсибе белән очрашты.

ТР Кама Тамагы муниципаль районында милли-мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре каралды.

Аксакаллар советы ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген һәм сәясәтен тормышка ашыруда зур роль уйный. Күпьеллык тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгә ия буларак, аксакаллар ТР мөфтиенә вәкаләтләрен нәтиҗәле тормышка ашыруда, республикада мөселман өммәтенең рухи потенциалын камилләштерүдә һәм әхлакый нигезләрен саклауда ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International