Татарстан Президенты Кама Тамагы муниципаль районының авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 19 декабрендә Татарстан Президенты Казанда Республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә Chevrolet Niva автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.

Муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Барлыгы 100 җиңүче билгеләнде.

Ачкычларны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон штп һәм Олы Кариле авыл җирлекләре башлыклары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International