Кама Тамагы районында пенсия яшендәге хезмәткәрләр белән чираттагы очрашу узды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

2019 нчы елның 18 нче декабрендә Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбендә, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Кама Тамагы муниципаль районы ведомствоара территориаль комиссиясенең күчмә утырышлары кысаларында, пенсия яшендәге хезмәткәрләр белән очрашу узды. Чарада Тәмте авыл җирлеге башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният, почта хезмәткәрләре катнашты.

Мондый очрашуларның максаты булып пенсия яшендәге гражданнарны нигезсез эштән азат итүгә юл куймау, шулай ук аларның хезмәт хокукларын тәэмин итү тора.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире Наталья Кадырова катнашучыларга пенсия яшендәге гражданнар өчен консультация пункты, «кайнар линия» эше, хезмәт законнарын бозган өчен эш бирүченең административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Пенсия яшендәге гражданнар өчен эшсезлек буенча пособие исәпләү тәртибе буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук «Демография» милли проекты кысаларында «өлкән буын» проекты кысаларында укыту һәм яңадан укыту мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Чара барышында 21 кеше үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук «Работа в России»порталының мөмкинлекләре белән таныштылар. Барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар таратылды.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире Кадыйрова Н.Г.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International