Гайнетдинов Нурмөхәммәт Бәдертдин улы 90 яшьлек юбилее

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

2019 елның 24 декабрендә Гайнетдинова Нурмөхәммәт Бәдертдин улын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм Яңасала авыл җирлеге башлыгы Шиһабеев Исфан Хәкимулла улы котлады.

Нурмөхәммәт Бәдертдин улына истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

Гайнетдинов Нурмөхәммәт 1929 елның 24 декабрендә  Шәпкә авылында Бәдретдин белән Рауза Гайнетдиновларның 7 балалы гаиләсендә туа.

Кечкенәдән Нурмөхәммәт абыйга олылар белән беррәттән эшкә керешергә туры килә. 4 сыйныфны тәмамлагач, ул колхозда ат җигү эшендэ эшли башлый. Армия сафларына киткәнче туган авылында тракторист булып эшли.

1950-53 елларда Армия сафларында хезмәт итә һәм шоферлык һөнәрен үзләштереп кайта.

1953 елда Нурмөхәммәт абый Шәпкә авылы кызы Сәкинә апа белән гаилә коралар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бергә 65 ел гомер итәләр.

17 ел колхозда шофер булып эшли. Аннары трактор бигадиры итеп куялар. Соңгы елларда автомеханик булып эшләгән. Ул гомер буе үз эшенә тугры булып кала һәм хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек була.

Бүгенге көндә һәр баласы тормышта үз урыннарын тапканнар. Нурмөхәммәт абыйның 13 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Ял саен балалары, оныклары аның янына сагынып кайталар, ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International