2019 елның 23 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Галимов Рамил Ирек улы район предприятиеләре һәм оешмалары тирә – юнендәге биналарның фасадларын Яңа ел белән бизәү турында чыгыш ясады.
Яңа ел чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклау турында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең «Кама Тамагы» полиция бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Михайлович Россиев чыгыш ясады.
2020 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу компаниясенең барышы турында «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы - «Россия почтасы» УФПС башлыгы Мингалиев Илнур Альберт улы сөйләде.
Район оешмалары тарафыннан хезмәткәрләрнең ихтыяҗы, буш эш урыннары (вакантлы урыннар) турында мәгълүматларны бирү хакында - Кадыйрова Наталья Геннадьевна - Кама Тамагы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш филиалы мөдире.
Муниципаль район җирлекләрендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре турында Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич чыгыш ясады.
Бәйрәм көннәрендә җирлектә дежур торуны оештыру, контакт мәгълүматларын күрсәтеп дежур тору графигын җибәрү һәм көн саен электрон мәгълүматны муниципаль район башлыгының кабул итү бүлмәсенә - муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Вафин Рәис Фәрит улы сөйләде.