Кама Тамагында йөзү буенча шәхси-команда ярышлары узды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы» базасында 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008, 2009 елгы һәм яшьрәк район мәгариф учреждениеләрендә йөзү буенча шәхси-команда беренчелеге булып узды.

Ярышларда районның 4 мәктәбе катнашты: Кама Тамагы урта мәктәбе, Затон урта мәктәбе, Рудна урта мәктәбе, Кама Тамагы татар урта мәктәбе.

Ярышларны тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Хөснетдинов Илназ Хәлим улы ачып җибәрде.

Егетләр һәм кызлар командалары 25-100 м дистанциягә брасс һәм ирекле стиль белән йөзүдә ярыштылар.

Ярышларның финал өлешендә эстафета үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча балаларга грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Затон урта мәктәбе командасы мактаулы беренче урынны, Кама Тамагы урта мәктәбе командасы икенче урынны, Татар урта мәктәбе командасы өченче урынны алды.

Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм спорттагы уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International