1979 елның 25 декабрендә Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү башлана. Халык - Демократик режимга ярдәм күрсәтү максатыннан, кыска вакытлы дип уйлаган Операция озак елларга сузылды..
Бу датага багышлап Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда шул вакыйгаларда катнашучылар белән очрашу узды. Чарада Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Очрашуны Кама Тамагы муниципаль районы хәрби комиссары Александр Мещанов, Әфганстанда алган шәхси батырлыклары өчен Батырлык ордены кавалеры Александр Мещанов ачты.
Музейның төп саклаучысы Гоар Кетцян шул сугыш тарихы, анда катнашкан якташларыбыз, солдат батырлыклары турында сөйләде.
Чарада район башлыгы урынбасары Газинур Әхәт улы Габидуллин һәм ветераннар советы рәисе Виталий Алексеевич Юманов чыгыш ясадылар.
Кама Тамагы районының сугышчы-интернационалистларын бүләкләүнең икенче этабы узды. Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре белән Илфат Зиннуров, Рашат Хөснетдинов, Рифат Равилов, Владимир Оленин, Александр Лопатин, Әмир Сафин, Азат Йосыпов, Рифат Бәширов, Николай Вахромов, Валерий Суетдинов, Рашат Нәбиуллин, Рифат Мөхәммәтҗанов, Илдус Миңнуллин, Иршат Вафин, Рәис Яруллин бүләкләнделәр.
Соңыннан чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен ул сугыш вакыйгалары турында документаль фильм күрсәтелде.