Бүген, 2019 елның 26 декабрендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме булды, район мәдәният йорты сәхнәсендә «Чуртан кушуы буенча..» музыкаль - фольклор әкияте узды, бәйгеләр, уеннар һәм бүләкләр әзерләнгән.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхсән балаларны һәм өлкәннәрне Яңа ел белән котлады, бәхет, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Балалар бик теләп әкият карадылар, уеннарда катнаштылар, биеделәр һәм Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.
Чара район Башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге катнашында оештырылды.
Чараны оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!