«Кар бабайлар парады» - танып-белү-уен программасы

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Кыш боек, озын, ямьсез тоелмасын өчен, кешеләр төрле урам уеннары уйлап тапканнар: чанада, чаңгыда, тимераякта шуу, карда уйнау, кар бабайларны әвәләү.

Һәр илдә үз кар бабайлары һәм кар кызлары бар – зур, түгәрәк, күңелле һәм игелекле.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең мәктәп лагере балалары өчен «Кар бабайлар парады» дип исемләнгән танып-белү-уен программасын әзерләделәр. Очрашу «Снеговик-почтовик» мультфильмын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International