«Укучының мәдәни көндәлеге» конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре

2019 елның 27 декабре, җомга

«Укучының мәдәни көндәлеге» бу уку елында Татарстанның иң мөһим мәдәният һәм сәнгать объектлары буенча укучыны уздырачак, чөнки ул мөһим вакыйга белән билгеләп үтелә: 2020 елда ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Район балалар китапханәсендә конкурсның беренче этабына йомгак ясалды. Беренче сыйныф укучылары арасында 1 урын - Шакиров Рөстәмгә бирелде, икенче сыйныф укучылары арасында 1 урын - Баев Муратка, өченче сыйныф укучылары арасында 1 урын - Гурьянова Миленага, дүртенче сыйныф укучылары арасында 1 урын - Бикмөхәммәтов Ранельгә.

Рәхмәт хатлары белән Благодёрова София, Гыймадиев Адель, Кәримуллин Самир, Җәләлиев Самат, Дәүләтшин Антон, Гафиятуллина Ралина бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International