Хөрмәтле коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Коткаручылар көне белән котлыйм!
Коткаручылар кешеләргә ярдәм кирәк булган урыннарда һәрвакыт беренче булып: җимерелгән корылмаларның өемнәрендә, төтен һәм утта, су баскан территорияләрдә ярдәмгә килә һәм даими рәвештә хезмәт итәләр, бәла-казага юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтү кирәклеге турындагы сигналларга оператив җавап бирәләр.
Коткаручы - ул һөнәр генә түгел,ә сәләт. Сезнең сафларда фидакарь кешеләр эшли. Сезнең хезмәтегез зур батырлык, фидакарьлек һәм кыюлык таләп итә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телим!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов