Татарстан Республикасы территориясендә хезмәткә сәләтле халыкка шәхси цифрлы сертификатлар бирү модельләрен апробацияләү кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Бүгенге көндә порталда http://prog.2035.university/ апробация кысаларында Цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән белем бирү программаларын теркәү бара. Шулай ук республика халкыннан http://цифровойсертификат.рф/ сылтама буенча гаризалар кабул ителә. «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектның федераль кураторы - «2035 Милли технологик инициатива университеты»автоном коммерциячел булмаган оешмасы. Түләүсез 8 (800) 700-20-35, «Иннополис университеты» ның координацион үзәге 8(843)209-95-22 номеры буенча кайнар линия ачылды.
5 декабрьдә цифрлы икътисад компетенцияләре программалары буенча дәүләт хисабына укуларга гаризалар кабул ителә башлады. 2019 ел ахырына кадәр яшәүчеләр, http://цифровойсертификат.рф/ сылтама буенча платформада теркәлеп, шәхси цифрлы сертификатлар алуга гариза бирә алалар. Проектта урта һәм/яки югары белемле, пенсия түләүләре алмаган хатын - кызлар (18-60 яшь) һәм ир - атлар (18-65 яшь) катнаша ала. Өстәмә белем бирү программаларының озынлыгы-36дан 144 сәгатькә кадәр. Укыту бушлай булып тора һәм 2020 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр узачак.
Шәхси цифрлы сертификатлар системасы эшкә сәләтле халыкта цифрлы икътисадка ихтыяҗ булган компетенцияләрне формалаштыру юлы белән бөтен тормыш дәвамында мәгарифкә һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү инструментларын булдыруга юнәлдерелгән. Апробация нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән модельләргә һәм оештыру-техник карарларга төзәтмәләр кертеләчәк һәм алга таба федераль дәрәҗәдә масштабланачак. 2024 елга мондый сертификатларны Россия Федерациясендә 1 млн кеше алачак дип планлаштырыла.