Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

2019 елның 28 декабре, шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Галиуллин Хәким Кәрим улын һәм Николаев Николай Матвеевичны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, шул рәвешле Кама Тамагы районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарын һәм ветераннар советы рәисләрен котлады.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына татлы бүләкләр һәм район Башлыгы исеменнән котлау открыткалары тапшырылды.

Наил Альберт улы ветераннарны якынлашып килүче 2020 ел белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, озын гомер һәм бәйрәм кәефе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International