2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Президиумы утырышы булды, анда карар кабул ителде:
1. Өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының 40 нчы чираттан тыш утырышын 2019 елның 30 декабрендә 8:00 сәгатьтә муниципаль район Советының утырышлар залында чакырырга.
2. Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:
1. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына бюджеты турында» 2018 елның 12 декабрендәге 171 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2019 елның 11 февралендәге 185, 2019 елның 20 маендагы 202 номерлы, 2019 елның 26 августындагы 208 номерлы, 2019 елның 20 ноябрендәге 228 номерлы карарлар редакциясендә);
2. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2018 елның 16 апрелендә кабул ителгән 133нче санлы «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы сайланулы, вазыйфаи затлары, Контроль-хисап палатасы рәисе, муниципаль хезмәткәрләр хезмәтенә түләү турында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында (Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2018 елның 14 маендагы 137 номерлы, 2018 елның 27 августындагы 143 номерлы, 2018 елның 12 ноябрендәге 163 номерлы, 2018 елның);
3. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2016 елның 18 апрелендәге 36 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында 2019 елда миграцион хәл һәм милли сәясәт турында.