Яңа ел алдыннан Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы балаларны Яңа ел белән котлады.
«Мәрхәмәтле йөрәк» хәйрия акциясе кысаларында, район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, авыл җирлекләре башлыклары, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты, 2020 нче елда сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.