2019 елның 29 декабрендә Кама Тамагы штп Үзәк стадион территориясендә хоккей буенча Кыш бабай кубогына турнир узды. Өченче урынны "Метеор" командасы яулады. Икенче урын - "Авиатор". Турнирның җиңүчесе булып "Драконы" командасы танылды.
Ачылу тантанасында спортчыларны муниципаль район Башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы котлады.
Ике уенчыга район Башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, Фаткуллин Илнур һәм Гыйльметдинов Фәнил бүләкләнде.