Бүген, 2019 елның 30 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
1. «Идел таңнары» район газетасына язылу тәмамлану турында «Татмедиа» АҖ филиалы - «Волжские зори» («Идел таннары») газетасы редакциясе җитәкчесе Заһидуллина Светлана Юрьевна чыгыш ясады.
2. 2020 елның беренче яртыеллыгына вакытлы басмаларга язылу компаниясе нәтиҗәләре турында «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы - «Россия почтасы» УФПС башлыгы Мингалиев Илнур Альберт улы сөйләде.
3. Авыл җирлекләренең торак пунктларында каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгаруны оештыру турында ККК җыю буенча региональ оператор вәкиле Хәлилов Руслан Рөстәм улы сөйләде
4. Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, муниципаль хезмәткәрләргә бүләк бирүне тыю таләпләрен үтәү турында муниципаль район Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Вильдан Усман улы Хәмидуллин чыгыш ясады.