Бүген, 2019 елның 30 декабрендә, Кама Тамагы районында Куйбышев Затон штпда амбулатория бинасын файдалануга тапшыру һәм Олы Бортас авылында фельдшер-акушерлык пунктын рәсми ачу булды.
Медицина объектлары ачылышына җыелган халыкны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов котлады һәм сәламәтлек теләде.
Чараларда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галимов Рамил Ирек улы һәм җирлек башлыклары катнашты.